Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Берәүләр монологка диалоглар эчендәге барлык репликаларны да яисә шуларның әңгәмәдәшләренең соравына турыдан-туры җаваптан киңрәк булганнарын, я булмаса фәлсәфи-хисси характердагыларын кертеп караса, икенчеләр монолог дип нинди дә булса геройның башкалар белән әңгәмәсеннән читтә, аерым бер шартларда туган сөйләмен санаса, өченчеләр монологны геройның үз-үзенә эндәше … Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  2. Шулай да бик күп төрле аңлаулар арасында бер геройның икенчеләре репликасыннан бәйсезлеген монологның төп сыйфаты дип аерып чыгару һәм аңа күпмедер дәрәҗәдә җәенкелек хаслыгын билгеләү өстенлек итә. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  3. Ялгыз чагында сөйләнгән сүзләр дә асылда тамашачыга юнәлтелә, аңа нинди дә булса мәгълүмат җиткерү вазифасын үти. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  4. «Бәхетсез егет» тәге кебек төрле типтагы, кайвакыт китапның берничә битен алырлык герой сөйләмнәре берничә булган пьесалар татар драматургиясендә күп түгел. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  5. Драматургиябез аякка баскан чорларда, әле тамашачының әсәр идеясен аңлауга хәзерлеге төрле дәрәҗәдә чакта, монолог куллану бик тә мөһим булган. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  6. Аеруча ялгызлык монологларының әсәр идеясен җиткерүдә, тамашачыны вакыйгаларны кабул итүгә хәзерләүдә роле зур дип саналган. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  7. Анда тойгылы җөмләләрне, сорау-җавап алымнарын, эндәшләрне кулланалар; хикәяләү, фикерләү, нотык рәвешендәге һәм башка төр сөйләмнәрне файдаланалар, үзара чиратлаштыралар. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  8. Кәрим байның хезмәтчеләренә җаваплары, «тавыш» дип кенә аталып узган репликалар да кертелгән күләмле монологы исә иске фикерлелеген, кайнар канлылыгын, саранлыгын һәм калган сыйфатларын күрсәтеп тора. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  9. Геройларның башкалар фикерен җиткерүче сөйләмнәрен шулай ук монологның үзенчәлекле бер төре дип саныйбыз. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ
  10. Алар да, гадәттә, әсәрнең идея эчтәлеген ачуга хезмәт итә, моңарчы билгеле булмаган эш-хәлләрдән хәбәр җиткерә яисә персонажларны ныграк аңлауга булыша. Р. Ф. Харрасова . ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ МОНОЛОГ ҮСЕШЕ